Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(Nostok), ностокчалар семьялыгыннан зәңгәрсу-яшел суүсемнәр ыругы
50 гә якын төре билгеле, барлык климатик зоналарда диярлек таралганнар.
Татарстан территориясендә бер төре – сливасыман носток (N. pruniforme) бар. Мезотроф күлләрнең планктон һәм бентосында, буаларда очрый. Ностокка тыгыз элпә белән капланган зәңгәрсу-яшел яки зәйтүнсыман төстәге колонияләр (шар яки эллипссыман, кайвакыт җепселсыман) хас. Типик җенси процесс юк. Споралардан һәм җепселләренең кисәкләреннән үрчи.
Гөмбәләр белән симбиозга кереп, лишайниклар барлыкка китерә.
Хемосинтезга (атмосфера азотын туплауга) яраклашкан.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.