50 гә якын төре билгеле, ике ярымшарның да тропиктан тыш поясларында һәм тропикларның биек тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 6 төре бар. Делявин нечкә сабагы (K. delavignei), күгелҗем нечкә сабак (K. glauca) ара-тирә барлык районнарда очрыйлар; кикрикле нечкә сабак (K. cristata) – Кама аръягында; зур нечкә сабак (K. grandis), каты яфраклы нечкә сабак (K. sclerophylla) һәм ком нечкә сабагы (K. sabuletorum) – республика өчен сирәк төрләр. Нарат урманнарында, далаланган комлы сөзәклекләрдә, ачылган известьташларда, су баса торган болыннарда, урман буйларында үсәләр.

20-80 см биеклектәге үсемлекләр тыгыз кәсләр барлыкка китерәләр. Көпшә сабаклы, буынтыклы. Яфраклары – күгелҗем-яшел төстәге тар кыяк. Күп санлы башакчыклары кыска сапларда урнашкан, 2-5 чәчәкле, тар куе башаксыман себеркәчтә. Җимеше – бөртекчә. Май-июльдә чәчәк аталар. Июль-августта җимешләре өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Яшь үсемлекләр терлек азыгы булып тора.

Күгелҗем нечкә сабак комнарны ныгыта.

Каты яфраклы нечкә сабак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Күгелҗем нечкә сабак