Биографиясе

1741 елның 22 сентябре, Берлин — 1811 елның 8 сентябре, шунда ук.

Милләте буенча немец. Медицина профессоры гаиләсендә туа.

1760 еллар башында Галледа, Геттингенда (Германия), Лейденда (Голландия) укый.

1760 елда медицина буенча диссертация яклый.

Укуын Англиядә дәвам итә: ботаника һәм зоология коллекцияләрен өйрәнә.

1763–1766 елларда Голландиядә дипломатик хезмәттә вакытта медицина һәм зоология буенча фәнни эш белән шөгыльләнә. Берлинга кайткач, фән дөньясында танылган «Spicilegia zoologika» (т. 1–2, Берлин, 1767–1804) хезмәтен бастыруга әзерли. Тарихи-эволюцион типология тәкъдим итеп, суалчаннарның Линней классификациясенә җитди үзгәрешләр кертә; ул типология, фәндә эволюционизм идеяләре раслангач, хайваннар төрләре систематикасының нигезенә әверелә.

Паллас Лондон король җәмгыяте (1764), Рим академиясе (1766) әгъзасы итеп сайлана.

1767 елда Петербург ФА чакыруы буенча Россиягә килә, Академия экспедицияләрендә катнаша. 1768–1774 елларда Идел буе, Көньяк Урал һәм Себерне комплекслы рәвештә өйрәнү алып барган Оренбург экспедициясен җитәкли (экпедиция маршрутының гомуми озынлыгы 30 мең км тәшкил итә; хайваннарның 250 төре тасвирлана). Паллас экспедиция нәтиҗәләрен «Россия империясенең төрле провинцияләре буенча сәяхәт» («Путешествие по разным провинциям Российской империи», т.1–3, 1771–1776 — немец, 1773–1788 — рус, 1802 — инглиз телләрендә) исемле хезмәтендә гомумиләштерә. Экспедиция дөнья һәм Россия фәне (биология, география, геология, филология, этнография) үсеше өчен зур фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия була; Уралда һәм Себердә гаять зур табигый байлыклар булуы хакында мәгълүматлар алына. 1792 елда Палласны академия экспедицияләрендә катнашудан читләштерәләр; ул үз акчасына Санкт-Петербургтан Идел һәм Төньяк Кавказ аша Кырымга һәм Новороссиягә баруны оештыра. Палласның әлеге төбәкләр сәнәгать тарафыннан үзләштерелә башлаганчы алардагы табигатьне, климатны һәм хайваннар дөньясын тасвирлавының әһәмияте хәзерге фән өчен дә кимеми (мәсәлән, ул тасвирлаган кыргый атларның тарпан дигән төре хәзер юкка чыккан). Паллас тарафыннан хайваннарның, кошлар, үсемлекләр, минералларның (шул исәптән, Россиядәге иң эре сидеролит — тимер-таш метеорит, яки палласит) яңа төрләре ачыла һәм язма сурәтләнә. Идел буен, Себерне һәм татарларның, башкортларның һәм Идел буенда, Себердә, Кырымда яшәгән башка халыкларның тормыш-көнкүрешен тасвирлавы да фән өчен зур әһәмияткә ия. 1796 елда Паллас Симферополь шәһәренә җибәрелә (монда аңа утар бирелә), анда ул Кырымның көньяк яр буйларын тикшерә. Энциклопедист, зоолог, ботаник, палеонтолог, минеролог, геолог, топограф, географ, табиб, этнолог, археолог, филолог буларак тикшеренүләрен чагылдырган 170 тән артык хезмәт яза.

1810 елда ул Берлинга кайта.

Истәлеге

Паллас исеме белән Курил утрауларындагы вулкан, Яңа Гвинея ярлары буендагы риф, Көньяк Уралдагы тау (хәзер Свердловск өлкәсенә керә), шәһәр, атаклы тикшеренүчегә һәйкәл куелган Палласовка тимер юл станциясе (хәзер Волгоград өлкәсендәге район үзәге) атала.

Хезмәтләре

Описание растений Российского государства, с их изображениями. СПб., 1786;

Сравнительные словари всех языков и наречий, собранные десницей Всевысочайшей Особы (императрицей Екатериной II): В 2 т. СПб., 1787–89;

Наблюдения, сделанные во время путешествия по южным наместничествам Русского государства в 1793–1794 годах. М., 1999;

Merkwürdigkeiten des Morduanen, Kasaken, Kalmüken, Kirgisen, Baschkiren etc. Frankfurt, 1773–77. V. 1–3;

Sammlungen historischer Nachrichten über die Mongolischen Völkerschaften. SPb., 1776–1801. V. 1–2;

Flora Rossica. SPb., 1784–88. V. 1–2;

Reise durch verschiedene Provinzen des Russischen Reichs in den Jahren 1768–73. SPb., 1871–76. V. 1–3.

Әдәбият  

Маракуев В.Н. Пётр Симон Паллас, его жизнь, учёные труды и путешествия. М., 1877;

Берг Л.С. Очерки по истории русских географических открытий. М.–Л., 1949;

Ефремов Ю.К. П.С.Паллас // Отечественные физико-географы и путешественники. М., 1959;

Муравьёв В.Б. Дорогами российских провинций: Путешествия Петра Симона Палласа. М., 1977;

Сытин А.К. Пётр Симон Паллас — ботаник. М., 1997.

Автор — И.Л.Измайлов