20 гә якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Америкада таралганнар.

ТР территориясендә 2 төре бар: ян чәчәкле мерингия (M. lateriflora) һәм өч сеңерчәле мерингия (M. trinervia). Ара-тирә барлык районнарда да очрый. Дымлы урманнарда, куаклар арасында, елга тугайларында үсә.

10-30 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары йомыркасыман, очлы, өскеләре – утырма, астагылары саплы. Чәчәкләре ак, куентылы чәчәк төркемендә. Ян чәчәкле мерингиядә таҗ яфраклары касә яфракларыннан 2 тапкыр озынрак, өч сеңерчәле мерингиядә – кыскарак. Җимеше – күп орлыклы ачылучан капкачлы тартмачык. Май-июльдә чәчәк ата. Орлыклары июль-августта өлгерә.

Ян чәчәкле мерингиянең тамыры, сабагы һәм яфракларында сапониннар бар. Тибет медицинасында сөяк авыруларын дәвалауда кулланыла.

Өч сеңерчәле мерингия