3–4 төре билгеле, Евразиядә киң таралган. Россиядә бер төре — дару мелиссасы яисә лимон исле бөтнек үсә. Татарстан территориясендә бакча участокларында үстерелә.

Уртача 60–80 см биеклектәге үсемлек, туры, 4 кырлы, тармакланган сабаклы, үрмәле ян үрентеләре һәм җир асты тамырчалары бар. Яфраклары эре, саплы, йомыркасыман, каяу-тешәүле. Сабакларда капма-каршы урнашканнар. Сабаклары һәм яфракларының аскы өлеше бераз төкле.

Дару мелиссасы, җәй башыннан алып, озак вакытка чәчәк ата. Чәчәкләре алсу, ак яисә саргылт, ике җенесле; өске яфраклар куентыгында урнашалар һәм ялган такыя барлыкка китерәләр. Җимеше 4 чикләвекчектән тора.

Бу үсемлектә лимон исе бик көчле, аңарда эфир майлары, С витамины, каротин, дуплау матдәләре, сумала бар.

Мелиссаны орлыктан һәм үсемлекне аерып утырту ысулы белән үрчетәләр. Орлыкларны иртә язда салкын парникларга чәчәләр. Аерып утыртканда 3–5 еллык үсемлекне һәрберсендә 3–5 бөре булган өлешләргә бүләләр. Мелисса үстергәндә туфракны йомшартып, чүпләрдән чистартып, өстәмә сыек ашлама кертеп торалар. Яфраклары һәм үсентеләре бер сезонга 2–3 тапкыр җыела.

Дару мелиссасы медицинада тынычландыра, авыртуны баса, азык эшкәртүне яхшырта торган дару буларак кулланыла. Яңа өлгергән һәм киптерелгән яфраклары кулинария, парфюмерия һәм косметикада файдаланыла.

Автор —  Л.Д.Полякова