Азнакай районының Чәкән авылыннан 1,3 км көньяктарак. Су өслегенең мәйданы 0,36 га. Күләме 2,88 мең м3. Озынлыгы 180 м, иң зур киңлеге 35 м. Уртача тирәнлеге 0,8 м, иң зур тирәнлеге 1,21 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча.

Суы йомшак (2,2 мг-экв/л), гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 189,1 мг/л. Үтә күренмәлеге 47 см.

Яр буе зоналары сазлы. Күл акрынлап сазлана бара.