30 га якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Американың салкын һәм уртача поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — күкәйсыман листера уты (L. ovata) Кама алдында һәм Идел алдында очрый. Дымлы болыннарда, аланнарда, куаклар арасында, уйсулыклы сазлык кырыйларында үсә.

25–50 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, юанрак, күп тамырлы. Сабагының өске өлеше куе төкчәле, төбендә көрән 2–3 тәңкәсыман яфраклы. Чәчәкләре вак, яшькелт, күп чәчәкле чуксыман чәчәк төркемендә. Иреннәре чәчәк тирәлеге яфракчыкларыннан 2–3 тапкыр озынрак. Җимеше — тартмачык. Июнь ахыры – июльдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамыр үрентеләреннән) белән үрчи.

Декоратив.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Күкәйсыман листера уты