- РУС
- ТАТ
(Rubus saxatilis), роза чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлек
Евразиядә, Төньяк Америкада очрый. Татарстанның бөтен территориясендә киң таралган. Нарат урманнарында, урман аланнарында, куаклыклар арасында үсә. Тамырчасы вертикаль, калын.
Сабагы туры, 15–30 см биеклектә, үткен энәле һәм тырпайган төкле. Яфрагы өчәрле, озын сапларда, сабагы кебек үк энәсыман төкләр белән капланган. Чәчәкләре ак, сабак очында 3–6 шар булып калкансыман чәчәк төркеменә җыйналган. Җимешләре сусыл, ачык-кызыл, әчкелтем, берничә төштән тора. Май ахырыннан июньгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә. Башлыча өстәмә тамырлар ярдәмендә буыннарда тамырланучы горизонталь җир асты бәбәкләреннән (мыеклардан) үрчи.
Яфрак һәм җимешләрендә флавоноидлар, органик кислоталар, минераль һәм пектин матдәләр, майлар бар. Җимешләре азык буларак файдаланыла, халык медицинасында бөердә таш булганда, ашказаны-эчәк авырулары, салкын тигәндә кулланыла.
Баллы үсемлек.
Кызыл бөрлегән
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.