Ыругта бер төр – өч яфраклы кондыз үләне (M. trifoliata). Бөтен Европада, Азия һәм Төньяк Американың уртача поясында үсә.

ТР территориясенең барлык районнарында очрый. Кечкенә инеш, буа ярларында, уйсулыклы сазлыкларда үсә.

15–30 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы юан, яшел, шуышма, очында күтәрелеп тора. Яфраклары өчәрле, озын сапта урнашкан. Чәчәкләре алсу яки ак төстә, йолдызчыклар формасында, куе туры чукка җыелган. Җимеше – тартмачык. Июньдә чәчәк ата, җимешләре июль-августта өлгерә.

Яфракларында гликозидлар, алкалоидлар, дуплау матдәләре, С витамины, йод бар.

Медицинада үлән төнәтмәсе түбән әчелекле гастрит, шулай ук үт кудыру, тән кызышу вакытында кулланыла.