20 гә якын төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк Африка һәм Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә бер төре — камышсыман кушбашак (Ph. arundinacea) бар; бөтен республикада очрый. Сулык ярлары буенда, сазлыклы болыннарда үсә.

1,5–2 м биеклектәге, озын шуышма тамырчалы, кышка чыдам, дым яратучан үсемлек. Күпсанлы сабагы киң кыяклы, очлы тешәүле яфраклар белән капланган. Башакчыклары бер чәчәкле, аксыл шәмәхә, бер яклы тармаклы себеркәчтә. Җимеше — бөртекчә. Июньдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Туфракка талымсыз, озак вакыт дәвамында суда калуны һәм ләмләнүне җиңел кичерә, суыкка һәм корылыкка чыдам.

Артык дымлы болыннарда печәнлек җирләр булдыру өчен тәкъдим ителә.