Чәчәк оешмасында (кәрзиндә) төкчәле чәчәк төбе һәм көпшәсыман (кайбер очракта көпшә – бүрәнкәсыман) чәчәкләр (зәңгәр, алсу, куе кызыл, сары һ.б.) урнашкан.

550 дән артык төре билгеле (Европада, Азия, Америка, тропик Африка, Австриядә), РФдә якынча 180 төре бар.

Татарстан территориясендә зәңгәр күкчәчәк, яисә чәчүлек күкчәчәге (K. cyanus), болын  күкчәчәге (K. jacea), кытыршы күкчәчәк (K. scabiosa) киң таралган. Болыннарда, урман аланнарында, кырларда үсәләр.

Зәңгәр күкчәчәк – баллы һәм дару үсемлеге, бөртекле ашлык (аеруча арыш), сөрүле культуралар һәм терлек азыгы үләннәре чәчүлекләрен чүплиләр. Көрәш чаралары: алдан туфракның өске катлавын йомшартып, үз вакытында туңга сөрү, дөрес чәчү әйләнеше, орлыкларны чистарту, гербицидлар куллану.

Зәңгәр күкчәчәк