60 тан артык ыруг, 2 меңгә якын төре билгеле; башлыча, Төньяк ярымшарның урта һәм салкын поясларында таралган. Күпьеллык, сирәк кенә берьеллык үләннәр, ярымкуаклар яки лианалар, сирәк кенә зур булмаган агачлар.

Татарстан территориясендә 17 ыругка караган 38 төре очрый.

Күбесенчә күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Яфраклары чиратлашкан, гади, теленмә яки бармаксыман-бүленмә. Чәчәкләре ике җенесле, еш кына дөрес формалы, спираль-циклик рәвешле, ике катлы яки гади чәчәк тирәлекле, ачык төстә. Серкәч һәм җимешлекләре күп. Җимеше – күптабакча яки күпчикләвекчек, сирәк кенә җиләк (бүре бөресе).

Алар арасында дару (башаклы бүре бөресе, саз тавык үләне, язгы адонис, аю табаны һәм башкалар), декоратив (алтын туй чәчәге, суҗыяр, җилдәк, зәрдә, испәрәк), баллы (испәрәк, казаяк, алтын туй чәчәге), агулы (бүре бөресе, зәрдә, җилдәк, йокы үләне һәм башкалар), чүп (испәрәк) үләннәр.

16 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).