30 га якын төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Африкада таралган. ТР территориясендә бер төре бар — татар катран (C. tataria) Идел аръягында очрый. Ташлы сөзәклекләрдә үсә.

30–50 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамыры озын, орчыксыман. Сабагы туры, ботаклы, эре соры-яшькелт, итчел тамыр яны яфраклы. Чәчәкләре вак, күп санда, күбесенчә ак. Җимеше — ике буынлы ачылмаучан кузакчык. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Яфракларында С витамины, каротин, тамырларында шикәр, крахмал, орлыкларында май бар.

Тамырларыннан әзерләнгән төнәтмә балалар өчен гомуми ныгыту чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, терлек азыгы, баллы үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.