- РУС
- ТАТ
(Fagopyrum), карабодайчалар семьялыгыннан үләнчел үсемлекләр ыругы, төп ярма һәм бал культурасы
Бер- һәм күпьеллык төрләре очрый.
Культурада берьеллык төре — чәчүле карабодай яисә гади карабодай (F. sagittatum).
Ватаны — Һиндстанның биек таулы төньяк районнары.
Европа (Польша, Чехия, Словакия, элекке Югославия, РФ, Украина, Белоруссия), Көнчыгыш Азия (Кытай, Корея, Япония, Непал), Төньяк Америка (Канада) илләрендә киң таралган.
Россиядә урман-дала һәм дала зоналарында игелә. БДБда Татарстан карабодайның эре бөртекле сортларын игүче төп үзәкләрнең берсе санала.
Карабодай — гадәти (традицион) культура, ул Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук игелә.
Татарстан Республикасында 1970–1980 елларда ел саен 60–75 мең га мәйданда үстерелә.
Дым һәм җылылык ярата.
Вегетация чоры 60–90 көн.
Умарта кортлары һәм кыргый серкәләндерүчеләр ярдәмендә серкәләнә.
Тирәнгә китми торган аз үсешле, ләкин үзәк типтагы актив тамыр системасына ия.
Сабагы буынлы, куыш, кабыргалы, ялангач, биеклеге 50 см дан 100–120 см га кадәр. Озын үскәннәре сөрлегә.
Яфрагы уксыман һәм түгәрәк-йөрәксыман формада.
Чәчәге — ачык чәчәкле, ике җенесле һәм гетеростильле.
Чәчәк оешмасы башлыча калкансыман, ярымчатыр һәм чуксыман формада. Җимеше — өч кырлы чикләвекчек.
Карабодай җиңел һәм уртача механик составлы кара туфракларда яхшы үсә.
Иң яхшы элгәрләре — чиста пардагы уҗымнар, бөртекле-кузаклылар, шикәр чөгендере, бәрәңге, күпьеллык үләннәр катламын әйләндерү.
Төп агротехник эшләр: районлаштырылган сортларның яхшы орлыкларын киң рәтләп чәчү; тишелеп чыккач тырмалау һәм рәт араларын эшкәртү; умарта кортлары белән серкәләндерү (1 га га 2–3 умарта семьясы); уңышны үз вакытында аерып җыеп алу.
Татарстан Республикасында карабодайның еллык уңышы 1 га дан 5 ц дан 14,4 ц га кадәр үзгәрә, алдынгы хуҗалыкларда 20–25 ц, иң югары уңыш — 38–43 ц. Бал чыгышы 1 га дан якынча 60 кг тәшкил итә.
Карабодай ярмасының туклыклылык, диетик һәм дәвалау үзлекләре югары бәяләнә. Терлек азыгы сыйфатында саламы, кибәге, кабыгы кулланыла, ләкин аларның азык буларак кыйммәте түбән.
Ярма итеп эшкәртү өчен карабодай җитештерү белән башлыча Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Сарман, Лениногорск, Мөслим, Спас, Ютазы районнары авыл хуҗалыгы оешмалары шөгыльләнә.
Татарстан Республикасында карабодай җитештерүнең уртача еллык күләме 30–50 мең т тәшкил итә.
Татарстан Республикасында чәчәргә тәкъдим ителгән сортлар: «Каракитә» (1991), «Саулык» (1997), «Чирмешән» (2001), «Чатыр Тау» (2005), «Батыр» (2008).
Чәчүлек карабодай азотлы (30–45 кг/га N), ярлы туфракларда фосфорлы (40–60 кг/га P2O5) һәм калийлы (60 кг/га K2O) минераль ашламаларга таләпчән.
Тиешенчә җылынган туфракка гадәти рәтләр һәм тар рәтле ысуллар белән чәчәләр, орлыкларның чәчү нормасы тиңдәшле рәвештә 80–100 һәм 40–50 кг/га, чәчү тирәнлеге 4–7 см.
Уңышны аерым уру ысулы белән җыялар.
Татарстан Республикасында карабодай үстерүнең һәм уңышын җыеп алуның чәчүлекләрне иң яхшы элгәрләрдән соң урнаштыру, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясенең югары уңыш бирә торган сортларын үстерү, планлаштырылган уңыш алу исәбеннән үсемлекләрне яхшы тукландыруны тәэмин итү һ.б. агротехник алымнар комплексын үтәүдән гыйбарәт интенсив технологияләре эшләнә һәм кулланыла.
Крупяное поле Татарии. Казань, 1979;
Каргальцев Ю.В., Труцков Ф.М. Гречиха. М., 1986.
Автор – Ф.С.Зиятдинов, Ф.З.Кадырова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.