100 гә якын төре билгеле, Евразиянең уртача һәм салкын поясларында, Африка һәм Төньяк Америкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади кара җиләк (V. myrtillus) барлык районнарда бар. Ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә.

15-30 см биеклектәге, кышка яфракларын коючы куакчык. Тамырчасы озын, шуышма, күпсанлы тамырлары нык тармаклы. Сабагы туры, очлы кабыргалы ялангач ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, озынча йомыркасыман, вак пычкы читле, кыска сапта. Чәчәкләре берле, алсу, яфрак куентыгына урнашканнар. Җимеше – сусыл күксел-кара татлы җиләк. Орлыклары бик вак. Майда чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. 4-5 елдан җимеш бирә башлый. Күбрәк тамырчалардан үрчи.

Җиләкләрендә органик кислоталар, углеводлар, флавоноидлар бар. Халык медицинасында җиләк төнәтмәсе әчелек түбән булганда ашказаны ялкынсынуыннан, бөер-таш авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда кулланыла.

Яфракларында дуплау матдәләре, гликозидлар, органик кислоталар, эфир мае, минераль тозлар бар. Яфракларыннан ясалган чәй бәвел капчыгы ялкынсынуы, ашказаны чәнчүләре вакытында файдаланыла.

Җиләкләре чи һәм эшкәртелгән килеш кулланыла; эчемлекләргә төс кертү өчен ликер-аракы сәнәгатендә файдаланыла; нарат урманы киекләре өчен азык булып тора.

Баллы үсемлек.

Гади кара җиләк