? – 1672 елның 11 ноябре, Казан.

Новгород өязенең Вяжицкий монастыренда монахлыкка кабул ителә, шунда ук игумен була. 1657 елдан Казан һәм Зөя митрополиты.

Лаврентий Смоленск Седмиозёр Мәрьям Ана иконасының танылуына ярдәм итә, ел саен, тәре һәм иконалар күтәреп, тантаналы рәвештә Казанга баруны оештыра. Раифа Богородица пустынена иганә кыла, аның иганәсенә пустыньда 3 чиркәү төзелә. Лаврентий күрсәтмәсе буенча, аларның берсенә Новгород өязендәге Красногорск монастыренда сакланган Грузия Мәрьям Ана иконасының күчермәсе урнаштырыла.

Автор – Е.В.Липаков