Якынча 40 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. ТР территориясендә 4 төре үсә: яшел чәчәкле каеш яфрак (P. chlorantha), кечкенә каеш яфрак (P. minor), түгәрәк каеш яфрак (P. rotundifolia), уртача каеш яфрак (P. media). Күбесенчә ылыслы һәм катнаш урманнарда очрыйлар. 15–30 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырчасы нәзек, тармаклы, шуышма. Сабагы кырлы. Яфраклары калын, түгәрәк яки озынча түгәрәк, еш кына кышлыйлар да. Чәчәкләре ак, ә яшел чәчәкле каеш яфракның яшькелт төстә. Җимеше — күп санлы вак орлыклы тартмачык. Июнь–июльдә чәчәк аталар. Август–сентябрьдә җимеш бирәләр. Орлыктан үрчиләр, тамырында микориза хасил итәләр.

Җир өсте өлешләрендә дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында каеш яфрак төнәтмәсе бөрештергеч (эч киткәндә) һәм яра төзәтү чарасы буларак кулланыла.

Декоратив үсемлекләр.

Яшел чәчәкле каеш яфрак һәм кечкенә каеш яфрак ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).