Эчтәлек

1765 елның 19 сентябрендә чыгарылган Манифест һәм Генераль кагыйдәләр (1766 ел) нигезендә үткәрелә.

Генераль җир бүленеше ил икътисадының гомуми җанлануы белән бәйле рәвештә дәүләтнең җир биләмәләрен тәртипкә салу омтылышын чагылдыра.

Җир үлчәүчеләр 12 шаһит катнашында биләмәнең мәйданын үлчиләр. Бүлү ун сажинлы чылбыр белән башкарыла, үлчәү берәмлеге буларак дисятина кулланыла.

1765 елдагы бәхәссез җир биләү факты киләчәктә биләмә хуҗасына җирне беркетү өчен нигез була.

Генераль җир бүленеше барышында дәүләт җирләрен рөхсәтсез тартып алуларны легальләштерү нәтиҗәсендә дворян җирбиләүчелеге зурая, әлеге җирләрнең бер өлеше алпавытларга бушлай бирелә.

Генераль җир бүленеше, нигездә, XIX йөз башында төгәлләнә.

35 губернада 275 млн дисятинадан артык җир бүленә, 200 мең җир биләмәләре планы, алар нигезендә өяз планнары һәм губерна атласлары төзелә.

Генераль җир бүленешенә караган икътисади искәрмәләрдә хуҗалыклар, кешеләр саны, утар һәм чәчүлек җирләр, печәнлек, урман, сулыклар, кош-корт һәм мал-туар исәбе, ашлык уңышының күләме, крәстиян һөнәрләре һәм кәсепләре һәм башка турындагы мәгълүматлар туплана.

Казан губернасында җирләр бүленеше 1793–1803 елларда уздырыла.

Милек ияләре арасында чыккан бәхәсләрне хәл итү өчен Казан җир бүленеше конторасы оештырыла.

Генераль җир бүленеше нәтиҗәсендә авыллар, утар җирләре, чәчүлек җирләр, болыннар, барлык дача җирләренең мәйданы Казан губернасында 5684239 дисятина 1669 сажин (елгалар һәм кайбер күлләрнең мәйданын исәпкә алмаганда) тәшкил итә.

Бу биләмәләрдән 3083538 дисятина (54,29%) – дәүләт крәстияннәре җирләре, 103597 дисятина дән артыгы (18,3%) – казнага караган җир һәм урман дачалары, 862001 дисятина дән артыгы (15,17%) алпавыт җирләре була.

Казан губернасындагы җирләрнең зур өлешен урманнар (53% чамасы) һәм чәчүлекләр (33%) били.

Әдәбият

Иванов П. Опыт исторического исследования о межевании земель в России. М., 1846;

Милов Л.В. Исследования об «Экономических примечаниях» к Генеральному межеванию. М., 1965;

Хайрутдинов Р.Р. Управление государственной деревней в Казанской губернии (конец XVIII - первая треть XIX в.). Казань, 2002.

Автор – Л.М.Айнетдинова