200 дән артык төре билгеле, Евразиядә, Америка һәм Австралиядә таралган. ТР территориясендә бер төре бар – сөялле кабар агачы (E. verrucosa). Бөтен республика территориясендә киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда, имән урманнарының куаклыкларында үсә.

 

1–2 м биеклектәге күләгәгә чыдам талымсыз куак. Тамыр системасы тирән түгел. Яфраклары гади, каршыдаш, пычкы читле, коңгырт яшел. Ботаклары, тыгыз итеп, көрән яки кара төстәге сөялләр белән капланган. Чәчәкләре яшькелт-ак яки җете кызыл, яфрак куентыгында урнашкан ярымчатырда. Җимеше – тартмачык, өлгергәч алсу кызыл төскә керә. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм тамыр үргеннәреннән үрчи.

 

Кәүсә кабыгында һәм тамырларында 32 % ка кадәр гуттаперча, орлыгында 54 % кипми торган май бар.

 

Барлык өлешләре дә агулы.

 

Халык медицинасында костыру һәм эч йомшарту чарасы, кипкән җимешләре порошогы инсектицид буларак кулланыла.

 

Үзагачы төрле әйберләр ясарга ярый.

 

Декоратив үсемлек буларак, яшел киртәлекләр һәм бордюрлар ясаганда файдаланыла.