120 гә якын төре билгеле, бөтен җир шарында таралган. ТР территориясендә 9 төре очрый. Аеруча киң таралган кыяклы йолдызак (S. gramineа), каты яфраклы йолдызак (S. holostea) – җирдән үрмәләп үсүчән күпьеллык үсемлекләр һәм юеш йолдызак (S. media) – берьеллык үсемлек. Республика территориясеннән Бунге йолдызак (S. bungeana) ареалының көнбатыш чиге үтә.

Урманнарда, куаклар арасында, кырда, сазлыклы болыннарда, елга ярларында, инеш буйларында үсә. 5–45 см биеклектәге үсемлек. Яфраклары овал яки ланцетсыман. Чәчәкләре вак, ак төстә, таҗ яфракчыклары икегә аерылган яки уемлы йомшак ярымчатыр чәчәк төркемендә. Җимеше – тартмачык. Май-августта чәчәк ата, орлыктан һәм шуышма тамырчадан үрчи.

Халык медицинасында баткаклык йолдызак (S. alsine) һәм юеш йолдызак үләннәре төнәтмәсе бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалауда кулланыла.

Юеш йолдызак – юк ителүе кыен чүп үлән, башлыча, сызма культуралар басуын чүпли. Бер үсемлек туфракта шыту сәләтен 10 елдан артык саклый торган 25 меңгә кадәр орлык бирә. Көрәш чаралары: иртә яздан туфрак өстен эшкәртү, тырмалау, тирән итеп сөрү, үләнле чәчү әйләнеше кертү.

Үләне һәм орлыгы кошларга азык булып тора.

Бунге йолдызак, каты яфраклы йолдызак – баллы.

Калын яфраклы йолдызак (S. crassifolia), каты яфраклы йолдызак, имәнсәр йолдызак (S. nemorum), саз  йолдызак (S. palustris) – агулы үсемлек.

Баткаклык йолдызак, йөнтәс кәсәле йолдызак (S. hebecalyx), Бунге йолдызак, калын яфраклы йолдызак. ТРның Кызыл китабына кертелгән.