Үләннәр, ярымкуаклар, куаклар, лианалар. 200 гә якын ыруг, 3500 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шары буенча диярлек таралган, аеруча Урта диңгез буенда күп үсә. ТР территориясендә 24 ыругтан 47 төре, шул исәптән мәче бөтнеге, күзлут, нәдербаш, шалфей, баллут һ.б. Сабагы дүрт кырлы. Яфраклары кара-каршы торышлы, сирәк кенә такыялы, төпчек яфраклары юк. Чәчәкләре ике җенесле, күп өлеше сабакта такыя, ягъни катлаулы чук яки себеркәчсыман чәчәк төркеме хасил итүче куентылы ярымчатырга җыелган. Ике иренчәле таҗ: өске иренчәсе шлемсыман яки яссы, ике таҗ яфракчыгыннан барлыкка килә, аскы иренчә горизонталь урнашкан, яки аска таба бөгелгән һәм өч таҗ яфракчыгыннан тора. Җимеше бер орлыклы чикләвексыман 4 өлешкә бүленә.

Күп кенә төрләре эфир майларына бай (киек мәтрүшкәсе, мәтрүшкә, арыслан тырнагы, эльсгольция һ.б.), алар арасында әһәмиятле дару үсемлекләре (бөтнек, мәтрүшкә, сукыр кычыткан, шалфей һ.б.), баллы (үргәләк, будра, шалфей) үсемлекләр бар, кайберләре, башлыча, тәмләткеч буларак азык-төлек әзерләүдә кулланыла (кыр бөтнеге, гади чабыр үләне, мәче бөтнеге, гади мәтрүшкә).

Баллут, күзлут, берьеллык һәм саз нәдербашы – чүп үләннәр.

Алты төре (шуышма яра үләне, дарулы арыслан койрыгы, украин мәче бөтнеге, иенке шалфей, имән сарымсагы, ябышкак шалфей) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).