ТРда бер төре – иенке Гакелия (Hackelia deflexa) Идел-Кама саклаулыгының Саралан бүлемтегендә очрый.

Күләгәле сөзәклекләрдә, текә яр битләрендә үсә. Биеклеге 15-45 см.

Сабагы ботаклы, кытыршы. Яфраклары озынча – ланцетсыман. Чәчәкләре озын чәчәк сабында. Май-июнь айларында чәчәк ата.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.