Якынча 70 төре билгеле, башлыча Төньяк ярымшарның уртача поясында очрыйлар.

ТР территориясендә 7 төре бар: Исландия яки саз эңер үләне (R. palustris), урман эңер үләне (R. sylvestris), ике яклап үткен эңер үләне (R. anceps), кыска орлыклы эңер үләне (R. brachycarpa), җир-су эңер үләне (R. amphibiа), Австрия эңер үләне (R. austriaca), керәнсыман эңер үләне (R. armoracioides). Республиканың барлык территориясендә таралганнар. Елга ярлары буенда, дымлы һәм сазлыклы урыннарда, су баса торган болыннарда үсәләр.

15-100 см биеклектәге үсемлекләр. Сабагы туры, төкчәле. Суга күмелгән яфраклары җепсыман сегментларга аерылган. Чәчәкләре сары төстә, тыгыз чукка җыйналган. Җимеше – кузак. Май-сентябрьдә чәчәк аталар.

Җир өсте өлешләрендә флавоноид, сапониннар бар. Фунгицид үзлекләргә ия.

Җир-су эңер үләне – терлек азыгы.

Саз эңер үләне