35 ләп төре билгеле, Европада, Азиядә, Төньяк һәм Көньяк Африкада киң таралганнар. ТРда 2 төре – яфраксыз (касык уты), яки шома бүсер үләне (H.glabra) – Кама алды һәм Идел аръягы төбәкләрендә; күп җенесле бүсер үләне (H.polygama) Кама алдының көнчыгышында очрый. Елга тугайларында, сөзәклекләр һәм текә яр буйларында үсәләр.

5-20 см озынлыктагы күпьеллык үсемлек. Үзәк тамырлы. Сабагы киң тармаклы. Яфраклары кара-каршы, вак, эллипс формасында. Чәчәкләре вак, күзгә ташланмый, яфрак куентыгына урнашкан. Җимешләре – һәрберсендә берәр орлыгы булган ачылмый торган тартмачыклар. Май-август айларында чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыклардан үрчи.

Үсемлекнең җир өстендәге өлешендә сапониннар, флавоноидлар, кумарин, май бар.

Халык медицинасында үләннән ясалган төнәтмәсе бөерләр һәм бәвел юллары авырулары ялкынсынган вакытта файдаланыла.

Агулы үсемлекләр.