80 ләп төре билгеле, күбесенчә Европа һәм Азиянең урта поясында очрыйлар. ТРда бер төре – гади бүре җиләге, яки бүре юкәсе (D.mezereum). Ылыслы һәм катнаш урманнарда, күбесенчә Кама алдының төньяк районнарында үсә.

Тәбәнәк куак (30-100 см). Аз ботаклы аскы ботаклары яфраксыз үсемлек; кабыгы саргылт-соры төстә, ясмыксыман коңгырт төерләр белән капланган. Һәр ботакның очында ланцетсыман озынча яфраклы бәйләме бар. Чәчәкләре ал төстә, хуш исле, яфрак куентыгында өчәрләп-бишәрләп урнашканнар, яфрак ярганчы барлыкка киләләр. Җимеше – кызыл, сусыл. Орлыклардан, тамыр үрентесеннән (культурада чыбыкчадан, үрентедән) үрчиләр.

Кабыгы һәм агачында гликозидлар, минераль тозлар, сумала, буяу матдәләре, сагыз бар.

Халык медицинасында кабыгыннан һәм җиләгеннән ясалган спиртлы төнәтмәсен ревматизм, буыннар авыртканда файдаланалар.

Барлык өлеше дә (аеруча кабыгы һәм җиләге) агулы.

Баллы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).