- РУС
- ТАТ
(Comarum), роза чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләннәр яки куаклар ыругы
2 төре билгеле; Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача поясларында таралган.
ТРда бер төре – саз бишьяфрагы (саз утчәчәге) (C. palustre) барлык районнарда да очрый. Сазлыклы болыннарда, елга, күл буйларында үсә.
30-100 см озынлыктагы күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамырчасы озын, үрмәләүче. Сабагы җәелгән, өскә таба күтәрелә, үзәгендә тамырланучан. Яфраклары парсыз каурыйсыман, яфракчалары озынча-овал сыман, чите тешле, өстән куе яшел, астан ачык яшел төстә, төкчәле. Чәчәкләре куе кызыл төстә, сабак очында 2-5 әр булып урнашкан, калкансыман чәчәк төркемендә. Җимеше – күп чикләвек. Июнь-июль айларында чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.
Тамыр һәм тамырчаларында флавоноидлар, дуплау матдәләре, эфир мае, сумалалар, органик кислоталар бар.
Җир астындагы өлеше халык медицинасында ашказаны авыртканда, кан киткәндә файдаланыла. Җәрәхәтне төзәтү өчен тәнгә сөртәләр.
Баллы, сирәгәя баручы үсемлек.
Саз бишьяфрагы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.