250 ләп төре билгеле. Җир шары буйлап таралганнар.

ТРда 8 төре бар. Зур бака яфрагы (P. major), ланцетлы бака яфрагы (юл яфрагы) (P. lanceolata), уртача бака яфрагы (P. media) республиканың бөтен территориясендә дә очрый. Болыннарда, сөзәклекләрдә, чүпле урыннарда, чәчүлек мәйданнарында үсә.

10-70 см озынлыктагы бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр.

Ком бака яфрагыннан (P. arenaria) кала барлык төрләре дә диярлек сабаксыз үсемлекләр. Яфраклары тамыр янындагы розеткада йомыркасыман яки эллиптик формада, туры яки дугасыман, һәрвакыт ачык сеңерчәле. Чәчәкләре вак, көмештәй ак, тар цилиндрик башакка җыелган. Җимеше - көрән орлыклы тартмачык. Май аеннан сентябрьгә кадәр чәчәк аталар. Җимешләре июнь ахырыннан өлгерә.

Зур бака яфрагы, уртача бака яфрагы, Урвиллей бака яфрагы (P. urvillei) – дару үләннәре. Яфракларында гликозидлар, сапониннар, органик кислоталар, эфир мае, минераль тозлар бар. Яфрагыннан ясалган препаратлар ялкынсынуга, склерозга каршы, җәрәхәт төзәтү өчен кулланыла.

Зур бака яфрагы, уртача бака яфрагы – баллы үсемлекләр. Зур бака яфрагы орлыклары – кошлар өчен азык.

Эре бака яфрагы (P. maxima) һәм Корнут бака яфрагы (P. cornuti) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Уртача бака яфрагы

Ланцетлы бака яфрагы