ТРда борауланган иң тирән скважина (5881 м).

Әлмәт шәһәреннән көнбатыштарак урнашкан. 1988 елда кристаллик нигезнең геологик төзелешен өйрәнү, тирәндәге токымнарның коллектор үзлекләрен бәяләү, углеводород, су-тоз эремәләренең тупланышын ачыклау һәм тикшерү, югары минеральләшкән кайнар, шул исәптән йод-бромлы, гелийлы, углеводородлы суларны һәм башка файдалы казылмаларны сәнәгый файдалану мөмкинлеген билгеләү максаты белән бораулау эшләре башлана.

Кристаллик нигез 1803 м тирәнлектә ачыла, архей яшендәге сланец һәм гнейслардан гыйбарәт, алар ТР территориясендә иң борынгы токымнар (3109+97 млн ел) булып тора. Тирәнлек арту белән токымнарның чатнау һәм күзәнәклелеге, нефть рәтендәге углеводородларның күләм концентрациясе; температура (125°C ка һәм артыграк); җылылык агымының ике тапкыр арта (65 мВт/м2) баруы ачыклана.

Калынлыгы берничә дистә м га кадәр булган 60 файдалы коллектор катламнары ачыклана.

3215 м тирәнлектә азот, 3840 м да – водород, 4000 м да – битум, 4385 м да – гелий, 5350 м да – бутан (5% ка кадәр), 5386 м да графит (5% ка кадәр) һәм башкаларның күләме арта