Атамасы инглиз минералогы Дж.Вивиан фамилиясеннән алынган.

Составында FeO – 43,0 %, P2O5 – 28,3 %; Mn, Mg, Ca катнашмалары бар.

Призма формасындагы энәсыман кристаллар; агрегатлары – бөре яки шар рәвешендә, балчыксыман. Төссез, үтә күренмәле (яңа вакытта), һавада оксидлашып, төсе сыек зәңгәрдән зәңгәрсу-карага кадәр үзгәрә. Пыяласыман ялтырый, перламутрлы. Катылыгы 1,5-2. Тыгызлыгы 2,68-2,95 г/см3. Тоз һәм азот кислоталарында җиңел эри.

Тышкы көчләр тәэсирендә тирәлектә кайтарылу шартларында хасил була.

ТРда неоген һәм дүртенчел система утырма токымнарында, сапропель, торф, урман туфракларында очрый.

Зәңгәр буяу буларак кулланыла.