ТРның көньягындагы иң зур чыганакларның берсе.

Нурлат районында урнашкан. Мәләкәс иңкүлегенең көнчыгыш чигенә туры килә.

1956 елда ачыла. 1975 елдан эшкәртелә.

Сәнәгый катламнары – югары девонның (кын горизонты) комсу-алевролитлы токымнары һәм урта карбонның 915 тән 1950 м га кадәр тирәнлектә ятучы карбонатлы һәм комсу утырмалары. Үтешлелеге 0,2 дән 1,2 мкм2 га кадәр булган токым-коллекторлар күзәнәкле һәм күзәнәкле-ярыкланган типта. Ятмалар катламлы гөмбәзсыман, литологик һәм зур күләмле.

Башлангыч катлам басымы 8 дән 17,5 МПа га кадәр. Нефтьнең тыгызлыгы 870-924 кг/м3, температура 20°C булганда, үзлелеге 14,8-69,3 МПа, күкертлелеге 1,76-4,2%, парафинлылыгы 2,4-4,1%, газ факторы 38-41,3 м3/т. Төп файдалы объектлары – кын һәм бобрики горизонтлары, аерым скважиналар белән нефть башкорт һәм верей катламнарыннан чыгарыла. Чыганак катлам басымын тотып эшкәртелә.

Үзләштерү ысуллары – тирәннән насос белән һәм электр белән үзәктән куу. Нефть дебиты тәүлегенә 3,3 т.

Баланстагы нефть запасы якынча 100 млн т һәм чыгарылучысы 16 млн т дан артык.

5,1 млн т га якын нефть чыгарылган. Еллык максималь чыгарылыш 247,7 мең т (1989).

Нефть бирүчәнлеге 0,05.