- РУС
- ТАТ
метан рәте углеводородлары һәм углеводород булмаган компонентлар катнашмасы
Җир кабыгында нефть ятмалары өстендә (газ «эшләпәсе») һәм эрегән халәттә нефтьтә һәм катлам суларында очрый.
Метан рәтендәге углеводородлар метан (85-95%), этан, пропан, бутаннан һәм сирәк кенә пентаннан; углеводород булмаган компонентлар, башлыча, азот, углекислый һәм күкертле газлардан, су парлары, гелий һәм башкалардан гыйбарәт.
Нефтьнең иярчен газларының яну җылылыгы уртача 32,7 МДж/м3.
Ятмаларда нефтьнең иярчен газлары катлам басымы астында ята, ул исә өстәрәк ятучы тау токымнары басымы һәм катлам сулары этеме нәтиҗәсендә хасил була.
Нефтьнең иярчен газлары ятмаларының урнашуында, нефтьнеке кебек, аерым җирлек яки зональлек күзәтелә. Нефтьнең иярчен газларының яшь буенча таралу диапазоны – дүртенчел чордан архей-протерозойга кадәр, акбур чоры утырмаларында запаслар күбрәк; Татарстан территориясендә – девон һәм ташкүмер яшендәгеләр таралган. Чыганаклар – 10-20 м дан алып 8 км га (Төньяк Америка), запасларның төп өлеше – 2-3 км га, ТРда 1-2 км га кадәр тирәнлектә урнашалар. Дөньяда ирекле газның һәм нефтьнең иярчен газларының сәнәгый запаслары 140 трлн м3 (РФдә шуның 37% ы, 1999) булган 18 мең тирәсе чыганак ачылган, дөньякүләм чыгару елына 2,3 трлн м3 (РФ дә 0,6 трлн м3) тәшкил итә.
Татарстанда ирекле газ булган чыганаклар табылмаган. Нефть чыганакларыннан газ нефть белән бергә чыгарыла, 1 т нефтьтә 30-40 м3 газ («газ факторы») була. 86 чыганак буенча нефтьнең иярчен газлары запасы якынча 19 млрд м3 (1999), чыгару – елына 0,86 млрд м3 (2011).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.