Гумид климат һәм юдыра торган су режимы шартларында үлән капламы мул үскән киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда карбонат токымнарда формалаша. Аларның эволюциясе нигезендә кальций карбонатының акрынлап селтесезләнүе һәм профильнең балчыклануы ята. Әлеге процессның стадияләренә бәйле рәвештә кәсле-карбонатлы туфракларның түбәндәге астипларын билгелиләр:

  • типик,
  • селтесезләнгән,
  • көлсуланган.

Типик кәсле-карбонатлы туфраклар калынлыгы 10-15 тән 30-40 см га кадәр булган, кара соры төстәге гумус горизонтыннан (А) тора, ул исә кисәк түшәлмә токым (D) белән алышына.

Селтесезләнгән туфрак профилендә көрән-коңгырт төстәге, калынлыгы 35-50 см булган, еш кына карбонат кушылмалары белән күчеш катламы (В) билгеләнә.

Көлсуланган туфракларда элювиаль-иллювиаль тип буенча профильнең дифференциациясе билгеләре: гумуслы катламның структурасы тузанлану, күчеш катламында кремнеземның аксыл сибелмәсе булуы (А1А2), иллювиаль катламда туфракның тыгызлануы күренә. 10% лы HCl тәэсирендә типик кәсле-карбонатлы туфраклар өслегеннән, В катламы башында – селтесезләнгән һәм В катламы соңында – көлсуланган өлешләрдә туфрак кайнау күзәтелә.

ТР территориясендә кәсле-карбонатлы туфраклар ике елга арасындагы, известьташ, доломит, мергель һәм аларның җилләнү продуктларыннан торган калкулыклы зур булмаган участокларда, аеруча Көнбатыш Кама алдында (Кукмара, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнары), Көнчыгыш Кама аръягының төньяк-көнбатыш районнарында (Зәй, Түбән Кама, Сарман) һәм Идел алдының көнчыгыш районнарында (Кама Тамагы, Югары Ослан, Апас) таралган.

Рельефның биек һәм кабарынкы элементларына туры киләләр; гомуми мәйданы 175,6 мең га (ТР территориясенең 2,5%). Профильнең югары өлешендә – җиңелчә әче яисә нейтраль, түбәнге өлешендә аз селтеле тирәлек реакцияләре, туфрак йотылу комплексының нигезләр белән югары туенганлыгы, суга чыдам бөртекле яки чикләвексыман бөртекле структура, туклану матдәләре запасының (фосфор, калий һәм азот) шактый булуы белән характерлана.

Түбәндәге төрләргә бүленә: гумус микъдары буенча – черемәле (12% тан артык), күп гумуслы (5-12%), урта гумуслы (3-5%), аз гумуслы (3% тан аз), гумуслы катламның калынлыгы буенча – аз (15 см дан ким), уртача (15 см дан күбрәк); төрчәләре: механик составы буенча – балчыклы, балчыксыл, комсу, ташлылык дәрәҗәсе буенча – көчле, уртача, җиңелчә ташлы.

Кәсле-карбонатлы туфраклар мәйданының 60% ка якынын сөрү җирләре алып тора: бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр үстерелә. Печәнлек һәм көтүлек буларак кулланыла, кәсле-карбонатлы туфракларның 18% ын урманнар били.