Эчтәлек

Үзәге — Казан.

XVI йөзнең 2 нче яртысында элеккеге Казан ханлыгының күпчелек җирләреннән оештырыла. Төньякта Уржум, Яранск һәм Оса шәһәрләренә кадәр Иделнең сулъяк яр буйларын һәм Иделнең уң ягындагы җирләрне, көньяк-көнчыгышта Кызыл Аланнан Агыйдел елгасына кадәр, көньякта Үләмә елгасының урта агымы һәм Тәтеш шәһәреннән Самара Дугасына кадәр булган территорияне биләгән. XVIII йөзгә кадәр өязнең төгәл чикләре булмаган, ХХ йөз башына кадәр территориясе берничә тапкыр кечерәйтелгән.

XVI йөзнең 2 нче яртысында Казан өязендә ныгытылган торак пунктлар төзелү нәтиҗәсендә үзәкләре Кокшайск (1573), Царёвококшайск (1584), Царёвосанчурск (1584), Уфа (1586), Ярансктан (1591) торган мөстәкыйль өязләр; үзәкләре Казан тирәсендәге Лаеш (1557), Тәтеш (1558), Малмыж (1584), Минзәлә (1584–1586) булган «эчке» өязләр; ныгытылган авыл «шәһәрләре» Усы, Сарапул, Балык Бистәсеннән торган сарай волостьлары оеша.

1708 елда Казан өязе, үзәкләре «шәһәр бистәләре» Алатырь, Лаеш, Арча, Малмыж, Тәтеш, Усы, Минзәлә, Иске Чишмә, Яңа Чишмә, Тиинск, Биләр, Маинск булган «эчке» өязләргә һәм волостьларга бүленүен саклаган хәлдә, Казан губернасы составына керә. Сарай авыллары Алабуга, Сарапул, Кукар Бистәсе, үз волостьлары белән Пенза шәһәренә күчерелә.

1719 елда Казан өязе Казан губернасындагы Казан провинциясенең төп өлеше була, аның составыннан үз территориясе белән Алатырь бүлеп чыгарыла һәм Түбән Новгород губернасына бирелә.

1781 елда «шәһәр бистәләре» Арча, Лаеш, Тәтеш һәм сарай авыллары Мамадыш, Чистай, Спас шәһәр статусы алалар һәм Казан губернасының мөстәкыйль өязләре үзәкләренә әвереләләр. Шулай ук шәһәр статусы алган «шәһәр бистәләре» Малмыж, Усы, Минзәлә — Вятка, Пермь һәм Уфа наместниклыгы составына кертеләләр.

1796 елда Арча, Спас һәм Тәтеш өязләре бетерелә, аларның территорияләре Казан өязе составына кертелә.

1802 елда Спас һәм Тәтеш өязләре яңадан торгызыла.

XIX йөз башына кадәр Казан өязен төбәк өчен традицион булган, исемнәре XVII йөз башына ныклап урнашкан Нугай, Җөри, Алат, Гәреч һәм Арча даругаларына бүлү саклана.

XIX йөздә Казан өязе Казан губернасының төньяк өлешенең уртасын били. Төньяк-көнбатышта — Чабаксар һәм Царёвококшайск өязләре, төньякта — Вятка губернасының Уржум һәм Малмыж өязләре, көньяк-көнчыгышта — Лаеш һәм Мамадыш өязләре, көньякта Зөя өязе белән чикләнә. Көньяк-көнбатышта өяз Иделгә барып җитә.

Өяз территориясеннән үзләренең барлык кушылдыклары белән (Ия, Бирәзә, Аты, Шимяковка, Кырлай, Сола, Сая, Солонка, Кесмәс, Киндерле, Нокса) Сумка һәм Казансу елгалары; Илләт (Ашыт, Симет, Мәмсә, Шура һәм Петьялка елгаларының югары өлешләре) һәм кушылдыклары Нурминкә, Кече Мишә булган Мишә елгалары агып үтә; Вятканың уң кушылдыклары — Шушма, Норма, Хәтнә, Сәрдә, Каманың уң кушылдыгы Әшнәк һ.б. ага.

Мәйданы 5012 кв. чакрым.

Халкы 350,7 мең кеше, аларның 54,6%ы руслар, 41,8%ы татарлар (1897).

1860 елларның 2 нче яртысына кадәр өяз административ яктан 3 станга (үзәкләре — Арча шәһәре, Пермяк, Югары Бирәзә авыллары) һәм 10 волостька (Мәмсә, Арча, Олы Сәрдек, Мәмдәл, Олы Мәңгәр, Ключи, Рождествено, Алат, Столбище, Кече Лызи) бүленә. Аннары волостьлар саны 20 гә җитә, алар 4 станга бүленә. 1 нче станга (үзәге — Царицыно, соңрак Воскресенский, Клыковская Стройка авыллары) — Воскресенский, Колай, Кощак, Столбище волостьлары; 2 нче станга (үзәге — Чыпчык авылы) — Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Мүлмә, Собакино, Чыпчык волостьлары; 3 нче станга (үзәге — Арча шәһәре) — Арча, Балтач, Кармыш, Мәмсә, Түбән Кишет волостьлары, 4 нче станга (үзәге — Берновый Кавал, аннары Седмиозёрка авылы) — Алат, Ильинский, Каймар, Кавал, Кукмара, Суыксу волостьлары керә.

Казан өязе халкы башлыча ашлык үстерү (арыш, солы, борчак, тары, ясмык, арпа, борай һәм карабодай), терлек асрау һәм бакчачылык белән шөгыльләнә.

Вак һөнәрчелек кәсепчелеге: агач эшкәртү, киез басу, чүлмәк ясау, чыпта сугу, мунчала эшләү һ.б.

Казан өязе территориясендә завод һәм фабрикалар эшләп килә: Алафузов (туку һәм җитен эрләү фабрикалары белән комплекста), Апанаев, Зальм, Үтәмишев, Щетинкинның — күн, Арсланов, Крестовниковларның — шәм һәм сабын кайнату, Ушковның — химия; казнаның дары, кытай-комач, поташ эшләү, аракы һ.б. заводлары була.

XIX йөздә Казан өязендә 112 рус уку йорты, шулай ук 173 мәдрәсә һәм мәктәп эшли.

Казан өязе 1920 елда бетерелә, волостьларның күпчелеге Казан кантоны (соңрак Арча кантоны) составына керә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 4. № 2218; Т. 5. № 3272, 3380; Т. 20. № 15058–15062, 15080, 15085; Т. 21. № 15113, 15241, 15307;

Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами Генерального штаба. Т. 8. Казанская губерния. СПб., 1861;

Памятная книжка Казанской губернии на 1861 год. К., 1861;

Список населённых мест по сведениям 1859 года: Казанская губерния. СПб., 1866. Т. 14;

Казанский календарь на 1869 год. К., 1868;

Адрес-календарь Казанской губернии на 1876 год. К., 1875;

Волости и важнейшие селения Европейской России. СПб., 1883. Вып. 4;

Иллюстрированный «Волжский календарь» на 1888 год. К., 1887;

Материалы для сравнительной оценки земельных угодий в уездах Казанской губернии. К., 1887;

Памятная книжка Казанской губернии за 1891–1892 год: В 2 ч. К., 1892;

Казанская справочная книга на 1894 год. К., 1893;

Памятная книжка Казанской губернии на 1895 год. К., 1894;

Адресная книжка Казанской губернии на 1900 год. К., 1899;

Адрес-календарь Казанской губернии на 1905 год. К., 1905;

Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. К., 1914.

Автор – Д.Г.Мостафина