Чүлләрдә аеруча көчле чагыла.

Шулай ук җил эрозиясе дип аталучы дефляция игенчелек өлкәсенә шактый зыян сала.

Агрикультура чорына кадәр дефляция ТРның хәзерге чикләрендә зур булмый, елгаларның комлы сайлыклары һәм ялангач текә тау битләре белән генә чикләнә. Бозлык чорының коры салкын климатында Идел, Кама һәм Вятка елга террасалары комнары көчле дефляциягә дучар була. Нәтиҗәдә бозлык чорыннан соң җир өслегендә нарат урманнары белән ныгытылган дюналы эол рельеф формалаша.

Кеше эшчәнлеге, бигрәк тә игенчелек дефляциянең үсешенә этәргеч бирә. Язгы һәм җәйге корылыкларда (ТРда төньяктан көньякка таба 15° тан 25° ка кадәр үзгәрә) һәм җил 8-10 м/с тан артыграк тизлектә булганда, вак туфрак дефляциясе барлыкка килә. Җил тизлеге зур булганда (ТРда иң зур күрсәткеч 35-40 м/с ка җитә), тузанлы яки кара давыл чыга, дефляция бу вакытта 1 га басудан сәгатенә 1-2 т га җитә.

ТРда дефляция ихтималы булган җирләрнең мәйданы 294,5 мең га тәшкил итә, шул исәптән сөрү җирләре – 245,4 мең га. Дефляция аеруча Кама аръягы, Идел алдының кара туфраклы районнарында көчле һәм күп өлеше чәчүлек җирләрдә туфракны ныгытучы шытымнар күренгәнче чагыла.

Дефляциягә каршы махсус чаралар күрелә, аерым алганда, җилнең көчен киметүче саклагыч урман полосалары утыртыла, җир эшкәртүнең туфракны саклаучы системалары кертелә.