Идел елгасының уңъяк ярында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 4,5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

1986 елда билгеләнә. Ландшафт комплексының мәйданы 50 га.

Мәгарә Пермь системасының югары Казан асъярусы утырмаларында гипс белән «опока» серияле доломит түбәләренең үзара бәйләнеше, гипсларның селтесезләнүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Җир асты коридорлары (3) системасыннан, зал (2), куыш (3) һәм юллардан тора. Гомуми озынлыгы 410 м.

Иң зур зал – «Гипс» залы (озынлыгы 27 м, киңлеге 13 м, биеклеге 4 м), ориентир – төньяктан көньякка таба.

«Арена» залы түгәрәк формада (диаметры якынча 9 м, биеклеге 6 м).

«Яңгыр куышы» (тыкрыклар белән озынлыгы 30 м, киңлеге 1,5-2 м, биеклеге 12 м, мәгарә эчендәге максималь биеклек) су тамчыларының күплеге белән аерылып тора.

Мәгарә эчендә – йомык гипс коелары һәм гаҗәеп формалы әверелмәләр, саркыма капламнар, сталактитлар, гелектитлар, пәрдәләр рәвешендәге кальцит ясалмалары. Тирәнлеге (биеклеге) 4 м һәм диаметры 0,5 м булган «орган торбалары», минераллардан – ангидрит, мәрмәр ониксы, халцедон һәм башкалар очрый.

А.В.Ступишин, Н.Н.Лаптева, М.С.Кавиев һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә