Яшел Үзән районы Никольский авылыннан көнбатыштарак урнашкан. 1981 елда билгеләнә. Мәйданы 35 га.

Уразлы елгасы үзәненең сулъяк сөзәклеге буйлап кеше тарафыннан булдырылган урман-болын биоценозы.

1976 елда Татарстан урман тәҗрибә станциясе (Ч.С.Хәсәнкәев, Н.А.Миронов) Яшел Үзән үрнәк тәҗрибә урман хуҗалыгы белән берлектә туфракның сызма эрозиясенә каршы урман-мелиорация эшләре үткәрә.

24,5 га мәйдан биләгән зурая баручы ерымнарның сөзәкләрендә гади гидротехник корылмалар (су тоткарлау валлары, агым бөркегечләр) белән бергә каен, карагай, чыршы, тополь, тал һ.б. агачлардан торган саклаучы урманнар булдырыла. Туфракны эшкәртү тоташ һәм буйга сөрү, сабан буразналары, микротеррассалар, мәйданчыклар ясау ысулы белән бара.

1980 еллар башына эрозия процессы тулысынча туктатыла, болын үсемлекләре күпләп үсә башлый.