Аерым бер билгеләр (астрономик, календарь, климатик, фенологик һәм башкалар) буенча билгеләнә.

Төньяк ярымшарда астрономиядә кышка кышкы кояш торгынлыгы (21 яки 22 декабрь) белән язгы көн тигезлеге (20 яки 21 март) арасындагы вакытны кертәләр. Декабрь, гыйнвар, февраль айлары календарь кыш дип санала.

Климатик сезон буларак, һаваның уртача тәүлеклек температурасы 0 °C тан түбән төшеп, кар капламы (20–31 октябрь) барлыкка килү вакытыннан башлана.

Фенологик кыш сулыкларның боз белән каплануыннан һәм тотрыклы кар капламы урнашу белән башлана, кар эреп ачылган урыннар күренә башлау һәм кара каргалар килү белән тәмамлана. Уртача 3 атна (кайвакыт 6 атна) тирәсе сузылучы фасыл башы (кыш алды) тотрыксыз һава режимы, температура һәм һава басымының кискен үзгәрешләре, кар һәм яңгыр яву белән характерлана. Тотрыклы кышның башлану вакыты дип һаваның уртача тәүлеклек температурасы –5°С (10–18 ноябрь) аша узу һәм кар капламы урнашу (15–22 ноябрь) вакыты алына. Кышның тәмамлануы һаваның уртача тәүлеклек температурасы 0°С аша уңай күрсәткечләр ягына (5–10 апрель) үзгәрүе яки кар капламының эрүе (6–16 апрель) белән билгеләнә. Шулай итеп, ТР территориясендә кыш уртача 5 ай тирәсе яки 150–160 көн дәвам итә. Һаваның уртача айлык температурасы ноябрьдә –4, –7°С тан гыйнварда –13, –15°С ка (абсолют иң түбән –52°С, Әгерҗе шәһәре, 1979) кадәр төшә.

Явым-төшемнәр күбрәк ноябрьдә (27–42 мм), кыш буена уртача 130–180 мм була. Кар капламының калынлыгы уртача 35–45 см тәшкил итә, аерым елларда 115 см га җитә.

Һава торышының еш алышынуы ТРда кышның үзенчәлеге булып тора һәм, П.Т.Смоляков фикеренчә, 3 типка бүленә. Һава торышының кышкы континенталь тибы төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан салкын арктик һава массаларының үтеп керүе, шулай ук Себер (Азия) антициклоны белән бәйле. Аңа өчен көндез аз болытлылык һәм төнлә тулысынча аяз булу, көчсез җил һәм хәтта штиль вакытында тотрыклы суыклар хас. Көндез температура –20, –25°С тан югары түгел (мартта –15, –20°С), төнлә –30, –35°С ка (мартта –15, –20°С) кадәр. Һавада салкын томан (томан төтене) рәвешендә күзәтелүче вак боз кристаллары барлыкка килә. Һава торышының әлеге тибы, кайвакыт 10–12 шәр көнгә сузылып, кыш дәвамында 3–4 тапкыр билгеләнә (гомумән алганда, кышкы чорның якынча 25%). Уртача җылы һава торышына шактый болытлылык, еш, әмма күп булмаган явым-төшемнәр (күбесенчә кар) хас, җәяүле һәм гомуми бураннар белән җилнең көчәюе (10–15 м/с ка кадәр) көнбатыштан атлантик, шулай ук көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан тропик һава массалары керү вакытында билгеләнә. Температураның тәүлек дәвамындагы үзгәреше зур түгел: көндез –5, –10°С тан (мартта 0, –5°С) төнлә –10, –15°С ка кадәр (мартта –5, –10°С); мондый тип кышның беренче яртысында аеруча еш күзәтелә (кышкы чорның уртача 55 % ын тәшкил итә) һәм 2–3 көннән берничә атнага кадәр сузыла.  Җылы һава торышы көньяк-көнбатыштан Урта диңгез һәм көнбатыштан Атлантика дымлы җылы һава массаларының тиз керүе вакытында күзәтелә. Башта көчле җил (кайвакыт шторм) исә, кар ява, буран була, аннары кинәт кенә җылытып җибәрә (температура 5°С ка кадәр һәм тагын да югары). Җепшек кар һәм яңгыр ява, 3–4 көнгә кадәр сузыла; декабрь һәм гыйнвар өчен гадәти күренеш (кышкы чорның 10 %). Шулай итеп, кышкы һава торышында көнбатыштан һәм көньяктан керүче, кышкы чорның 65 % ын тәшкил иткән җылы һәм дымлы һава йогынтысы өстенлек итә. Һава торышының аз дымлы континенталь тибына кышкы вакытның 25 % гына туры килә; калган 10% күбесенчә күчү тибындагы билгеле бер һава торышына хас.

ТР территориясендә кыш буенча бозлавык көннәр — уртача 3–12 көн, бәсле — 7–24, буранлы — 24–58, томанлы көннәр 7–15 көн дәвам итә.

Аеруча салкын кышлы еллар: 1870–71, 1941–42, 1978–79, 2009–2010.

Шишкин И.И. Кыш. 1885

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее