Биографиясе

1940 елның 4 июле, Мари АССРның Ронги районы Ожиганово авылы — 1998 елның 9 октябре, Казан.

1964 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, автоматлаштырылган мәгълүмат эшкәртү һәм идарә итү системалары кафедрасын оештыручы, аның мөдире (1972–1998), техник кибернетика һәм информатика факультеты деканы (1973–1974, 1983–1993), проректор (1974–1981, 1993–1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фәнни-тикшеренү, проектлаштыру һәм укыту процессларына автоматлаштырылган интеллектуаль мәгълүмати ярдәм системаларына карый. Ожиганов мәгълүмат системаларында бирелгәннәрне кысу алымнарын һәм чараларын эшли. Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар. Югары уку йортлары карамагындагы «Автоматизированные обучающие системы» җыентыгының җаваплы мөхәррире (1977–1981).

ТРның Мәгълүматлаштыру буенча «Татинформ» ассоциациясе вице-президенты (1991–1998).

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ожиганов исеме Мари Республикасының Орша авылы мәктәбенә бирелгән (2005).

Хезмәтләре

Эффективное исследование шумового сигнала // Электронная техника. Сер. 6. Микроэлектроника. М., 1971. Вып. 4(30);

Автоматизированные системы обработки данных. К., 1989 (автордаш);

Региональная программа информатизации Республики Татарстан // Информатика и вычислительная техника. М., 1993 (автордаш).