Татарстан территориясендә кырау язын һәм көзен салкын һава массалары кергәндә яки антициклон вакытында күзәтелә, алар төнлә аяз һәм тыныч һавада көчле нурланыш барлыкка китерә, шул сәбәпле туфрак һәм үсемлек капламы суына.

Һавада кырау уртача 7-25 майда тәмамлана, 7-29 сентябрьдә беренче кыраулар башлана; туфракта кырау уртача 19 май – 6 июньдә тәмамлана, 3-18 сентябрьдә башлана. Язын кырау төшү ихтималы 21-35, көзен 13-29 көн дәвам итә. Рельефның күтәренке урыннарында (сөзәклекләрнең югары өлешендә һәм калкулык түбәләрендә) кырау көчле түгел һәм тигезлекләргә караганда 2-4 көнгә иртәрәк тәмамлана. Рельефның батынкы формаларында (елга үзәннәре, ерымнар), урман аланнарында кырау көчлерәк һәм тигез яки ачык урыннарга караганда 5-10 көнгә соңрак бетә.

Түбән температура, көчсез җил, аяз көн һәм төн – кырау өчен уңай шартлар.

Җылылык яратучан авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерә (кайвакыт һәлак итә). Кыраудан саклау ысуллары – төтенләү, үсемлекләрне томалау һәм җылыту, кичке сугару.