Вегетация чорында үсемлекләрнең дым белән тәэмин ителешен чагылдыра.

Климат белгече Г.Т.Селянинов тарафыннан тәкъдим ителгән.

Уртача тәүлеклек температура 10°C тан югары булган вакыттагы явым-төшемнәр суммасы (r, мм ларда) белән шул ук вакыттагы температуралар суммасының (t) 10 тапкыр кечерәйтелгән нисбәте буларак билгеләнә, ягъни ГТК= r/0,1 t.

ГТКның 1 гә тигез булган кыйммәте дым һәм җылылыкның килешенүен аңлата.

ТР территориясендә май-сентябрь айларында гидротермик коэффициент 0,4 тән алып (коры елларда) 1,9 га кадәр (дымлы елларда) үзгәрә һәм Көнбатыш Кама аръягында уртача 0,9, төньяк-көнбатыш, көньяк-көнчыгышта 1,1 була.

Авыл хуҗалыгы культураларының дым белән тәэмин ителеше зоналарын билгеләүдә климатка бәя бирү, уңдырышлылыкны планлаштыруда фәнни исәпләүләр өчен кулланалар.