Тарихы

1613 елдан Мисен буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 833,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Мичән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл Йолдыз-I» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Хуҗиәхмәтов). 1930 елда хуҗалыкның исеме «Искра» колхозы дип үзгәртелә. 1959 елдан авылда – Тукай исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Бакшанды, Керәнле, Яңа Мичән авыллары керә), 2000 елдан шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – крестьян-фермер хуҗалыгы, 2008 елдан «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсе эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1986 елда – урта, соңрак тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, «Таң» балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Габдулла» мәчете (1997 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Мәртен авыллыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре), Иске Мичән табылдыгы (гомумболгар ядкәре), эпиграфика истәлеге – кабер ташы (фаразланганча, XV йөз) ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 96 ир-ат;
1859 елда – 310,
1897 елда – 442,
1908 елда – 568,
1920 елда – 589,
1926 елда – 526,
1938 елда – 472,
1949 елда – 381,
1970 елда – 367,
1979 елда – 287,
1989 елда – 247,
2002 елда – 244,
2010 елда – 251,
2020 елда – 247 кеше (татарлар).