15 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка, Австралиядә таралган.

Татарстан терр-ясендә 2 төре: чын җыерчалы гөмбә (M. esculenta) һәм конуссыман җыерчалы гөмбә (M. conica) үсә. Апрель-май айларында, яфраклы, ылыслы һәм катнаш урманнарда, известькә бай уңдырышлы туфракта күренә башлый. Комлы, мүкле урыннарда, урман буйларында, юл читләрендә, кисентеләрдә еш очрый.

Чын җыерчалы гөмбә берәрләп үсә. Эшләпәсе саргылт-көрәннән көрән төскә кадәр, йомыркасыман формада, читләре төбенә ябышкан була. 3-6 см биеклектә, бормалы-җыерчалы, күзәнәкчел («җыерчыклы»). Сабы куыш, буразналы. Йомшагы балавызсыман, ак, йомшак, ватылучан, тәме һәм хуш исе бар. Споралы порошогы саргылт. Споралары эллипссыман, шома. Конуссыман җыерчалы гөмбә берәрләп яки төркем булып үсә.

Чын җыерчалы гөмбәдән конуссыман җыерчалы гөмбә озынча эшләпәсе белән аерыла, биеклеге 5-10 см, челтәрсыман өслекле. Эшләпәсе зәйтүн төсеннән коңгырт-көрәнгә кадәр. Сабы аксыл, куыш, ончыл кунык белән капланган.

Пешергәннән соң ашарга яраклы.