Чөкәнеш елгасының (Чишмә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10,6 км. Бассейнының мәйданы 84,7 км2. Идел буе түбәнлегеннән, Яңа Чишмә районы территориясендә ага. Елга башы Бүре Бистәсе авылыннан көньяктарак, тамагы Гарь поселогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 118 м, тамагынкы – 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Устьеның 0,8 дән 8,7 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,25 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәтә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,013 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Устье үзәнендә ландшафтлы табигать тыюлыгы Коржинский сөзәклекләре урнашкан.