Чишмә елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12,7 км. Бассейнының мәйданы 49,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Лениногорск районы территориясендә ага. Елга башы Үрнәк-Күмәк авылыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Туктар Урдаласы авылының төньяк чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 260 м, тамагыныкы – 123 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Урдаланың 1,2 дән 1,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 3-5 л/с·км2. Гидрологик режимы язын су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнында еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 114 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг/экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.