- РУС
- ТАТ
Шәмәк елгасының (Казансу елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 10,3 км. Бассейнының мәйданы 28,6 км2. Биектау районы территориясеннән ага. Елга башы Олы Пүчинкә авылыннан төньяктарак, тамагы Ташлы Кавал авылында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 82 м. Тожның су җыелу мәйданында урман үсемлекләре юк.
Елганың 0,5 км дан 1,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,47 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Корылык булган елларда елга урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 114 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.
Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.