Эчтәлек

Иң гади менисклы системаның оптик схемасы (F – системаның фокусы)

Батынкы сферик көзгесе алдына мениск (кабарынкы-батынкы линза) куела.

1941 елда Д.Д.Максутов уйлап таба. Менисклы телескоп әзерләп чыгару өчен гади һәм компактлы, сурәтләр кыры зур (аберрацияләр белән бозылмаган диярлек), чагыштырмача тишем 1:3 булганда, 5° ка кадәр күрү кырында югары сыйфатлы сурәтләр алуны тәэмин итә.

1950–1960 елларда менисклы телескоп схемасы буенча гади һәм уңайлы мәктәп телескоплары эшләп чыгарыла, зур телескоп-астрографлар (йолдызларны фотога төшерү өчен) Пулково (Россия), Алма-Ата (Казакъстан), Абастумани (Грузия), Бюракан (Әрмәнстан) обсерваторияләрендә урнаштырыла.

Казан оптика-механика заводында эшләнгән мениск диаметры 35 см лы менисклы телескоп инде күп еллар В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә хезмәт итә. Менисклы телескоп бик күп илләрнең һәвәскәр астрономнары арасында киң таралу тапкан.

Әдәбият

Максутов Д.Д. Астрономическая оптика. М.–Л., 1946;

Современный телескоп. М., 1968.

Автор — Р.Г.Усманов