Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 29,4 км, бассейнының мәйданы 138,1 км2. Идел буе калкулыгы буйлап, Яшел Үзән районында ага. Елга башы Чуаш Республикасында, Кызыл Таң поселогыннан көнбатыштарак, Мизиново авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Куйбышев сусаклагычының Зөя култыгына коя. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Сәкелнең 2,6 дан 8,3 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык ташу агымының уртача күпьеллык катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Җәен елга еш кына кибә һәм тамагына кадәр барып җитми.

Суы ел дәвамында чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Сәкелнең югары агымында суының гомуми күләме 0,9 млн м3 булган буа бар.