Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 36,6 км. Бассейнының мәйданы 459,1 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Чистай районы Чирүле Шонталы авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Речной авылыннан 4 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Шонталының 1,6 дан 16,6 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Болак (9,3 км), Тиган (16,6 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,2 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле югары агымында 0,1-0,25 л/с·км2, бассейнының түбән өлешендә 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,133 м3/с.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л).

Шонталы бассейнында суының гомуми күләме 2,6 млн м3 булган 6 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.