Тарихы

1835 елда нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәктәп, мәчет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Иглай авылы белән бергә) 2022 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1928 елга кадәр авыл Самара губернасының Мәләкәс өязе Шламка волостена керә. 1928 елдан – ТАССРның Чистай кантоны Иске Чаллы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Иглай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красный ударник» колхозы оештырыла. 1963 елда – «Звезда» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Яктыкүл, Иске Иглай авыллары, Некрасовка, Тукай поселоклары хуҗалыклары керә), 1970 елда «Рассвет» совхозы (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Яктыкүл, Иске Иглай авыллары, Некрасовка, Тукай поселоклары хуҗалыклары керә) итеп үзгәртелә. 1995 елдан – «Рассвет» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Нурлат» агрофирмасы, 2000 елдан – «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Таң», 2010 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1937 елда – җидееллык, 1985 елда урта мәктәп (1979 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1971 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Т.Ш.Гобәйдуллин, экспозициядә 3 меңнән артык экспонат).

Мәдәният йорты, китапханә (1930 елда уку йорты буларак ачыла, 1993 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1986 елдан), күпфункцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2005 елдан); авыл янында төзекләндерелгән «Иглай бабай чишмәсе» (инвесторы – «Татнефть-ТрансСервисНурлат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) бар.

Мәдәният йорты каршында «Шатлык» бию коллективы (2009 елдан, оештыручысы – З.Ш.Хөсәенова) эшли.

Күренекле кешеләре

Г.С.Хөсәенов (1937–2010) – спортчы, футболчы, СССРның атказанган спорт остасы, халыкара класслы спорт остасы (Нурлат шәһәренең «Спортивный» паркында аңа һәйкәл куелган).

Халык саны

1926 елда – 813,
1938 елда – 963,
1949 елда – 824,
1958 елда – 794,
1970 елда – 995,
1979 елда – 793,
1989 елда – 948,
2002 елда – 645,
2010 елда – 554,
2021 елда – 444 кеше (татарлар).