Актай елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 15 км, бассейнының мәйданы 119 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Алексеев районы территориясеннән ага. Елга башы Ромодан авылыннан 7 км көнчыгыштарак, тамагы Гурьевка авылында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Ромоданның 2 дән 8,8 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар; иң зурысы – Шкимер (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу вакытында су катламы 57 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,115 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елгада суның гомуми күләме 0,6 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.